Бүген Казанның Авиатөзелеш районында Максимов ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан. «Минем документлар» күп функцияле үзәк офисы ачылды, анда 100 меңнән артык кеше «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр ала алачак.
Яңа офиста 190га якын хезмәт күрсәтелә: Россия һәм чит ил паспортларын, машина йөртү таныклыгын алу, ИНН, СНИЛС, ана капиталы, ЕГРНнан белешмәләр алу, күчемсез милек белән алыш-биреш ясау, юридик затны теркәү, хөкем ителгәнлекнең булмавы турында белешмә алу, пенсия күләме һәм башкалар.
Авиатөзелеш районының КФҮтә 12 документлар кабул итү-бирү тәрәзәсе эшли. Биредә дә, Татарстанның башка күп функцияле үзәкләрендәге кебек үк, электрон чират терминалы, «Электрон Татарстан» инфоматы, федераль һәм төбәк дәүләт хезмәтләре порталларына, балалар почмагы, ана һәм бала бүлмәсе эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге 2013 елда оештырылган иде. Бүген КФҮ үзәкләштерелгән системасы һәр муниципаль районда 58 офисны, Казан һәм Яр Чаллыдагы берничә офисны үз эченә ала.