Мәктәп укучыларына «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында «Цифрлы ликбез» белем бирү проекты кысаларында дәрес оештырылды. Дәресне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Тимур Ашуралиев үткәрде.
Бүген «База» креатив индустрияләр үзәгендә стартап-берләшмә һәм бизнес вәкилләре өчен белем бирү чаралары узды. Чаралар Татарстан Республикасы муниципаль районнарында ИТ эшкуарлыкны үстерү һәм ИТ-паркның филиал мәйданчыклары эшчәнлеген популярлаштыру кысаларында уздырылды.
15 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан халкы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирә алачак. Тавыш бирүдә 274 иҗтимагый киңлек һәм бөтен Татарстан буенча 1550 ишегалды территориясе тәкъдим ителә.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.
18 мартта «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең ун еллыгы уңаеннан республиканың баш телебашнясында архитектура-сәнгать яктыртуын кабызачак.
14 мартта 19: 00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк криптополигонында «Татарстан шәһәрләрен цифрлы инновацияләр ничек үстерә» дигән дискуссия узачак. Ул Enter интернет-журналының «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында узачак.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Студентлар стартабы» грантларын алуга конкурс игълан итте, гаризаны 2024 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга мөмкин.
Азнакай районында яшәүче ике мең кеше хәзер үз җайланмаларына фото, видео һәм башка файлларны күпкә тизрәк йөкли ала. Мегафон Сәпәй, Чалпы, Урсай авылларында дүртенче буын телеком‑җиһазлар (4G) эшләтеп җибәрде, дип хәбәр итә операторның матбугат хезмәте.
МТС, цифрлы экосистема, Алабуганың 8 нче микрорайонында югары тизлекле өй интернеты челтәрен киңәйтү турында хәбәр итә. Яшьләр, Төзүчеләр, Тынычлык проспектлары һәм Нефтьчеләр урамнарындагы биш катлы йортларда яшәүче 3000 кеше 100 Мбит/с тизлек белән өй интернетына керү һәм цифрлы сервислардан ай саен 40% ка кадәр экономияләү мөмкинлеген алды.
11 марттан 31 мартка кадәр бөтен ил мәктәпләрендә тест технологияләре буенча «Цифрлы дәрес» узачак. Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Цифрлы үсеш министрлыгының һәм «Цифрлы икътисад» АНОның «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты Россиянең әйдәп баручы технология компанияләре белән партнерлыкта «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты максатларыннан үткәрелә. Әлеге дәресне оештыруның стратегик партнеры һәм эчтәлеген эшләүче - «1С» фирмасы.