Форумның төп темасы «Дәүләтнең цифрлы трансформациясе: цифрлы икътисадтан мәгълүматлар икътисадына».
Эшлекле программага «Акыллы шәһәр – мәгълүматлар аша идарә итү» түгәрәк өстәле кысаларында цифрлаштыру темалары буенча эксперт фикер алышуы, шулай ук «ЯА-төбәге – куркынычсыз һәм акыллыдан интеллектуальгә» пленар дискуссиясе керде.
Чараларда ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов «Татарстан Республикасы юлы» темасына чыгыш ясады.
Министр урынбасары безнең төбәктә дәүләт идарәсе өлкәсендә инновацион карарларның ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. ТАТСФЕРАның мәгълүматлар белән идарә итү платформасындагы проектларга аерым игътибар бирелде, ул «ПРОФ-IT. Инновация» IV милли конкурсы кысаларында «Зур мәгълүматлар» номинациясенә лаек булды.
Түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Константин Михайлик чыгыш ясады. Сүз «Акыллы шәһәр» проектын гамәлгә ашыру турында барды, ул «Цифрлы икътисад» һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектларына керә һәм гражданнар өчен куркынычсыз, уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Ул шулай ук шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәле системасын формалаштыруны һәм Россия шәһәрләренең конкурентлык сәләтен арттыруны күздә тота.
«ЯА-төбәге – куркынычсыз һәм акыллыдан интеллектуальгә» пленар дискуссиясе түгәрәк өстәл темасының мантыйкый дәвамы булды. Сессия кысаларында игътибар капиталь төзелеш объектларының куркынычсызлык контурын формалаштыру өчен мәгълүмати технологияләрне актив куллануга юнәлтелде.