Казан «БЕЗНЕҢ БУЫН 2024» халыкара телеконкурсын кабул итәчәк

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

16 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр «БЕЗНЕҢ БУЫН 2024» балалар автор җыры халыкара телевизион конкурсының финал тантанасы узачак! Тантанада дөньяның 15 иленнән финалистлар катнашачак.

Россияне финал тантанасында Казаннан «Ежевика» фолк-проекты тәкъдим итәчәк. «Безнең буын» конкурсы сәхнәсендә трио «Хлебные косы» җыры белән чыгыш ясаячак.

16 ноябрьдә 16:30 сәгатьтә НТВ телеканалының туры эфирында Халыкара конкурс җиңүчесе билгеле булачак.

Тантананы Татарстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге оештырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International