Республиканың Биектау районындагы Каймар авылында цифрлы тигезсезлекне бетерү максатыннан "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты кысаларында яңа мобиль элемтә база станциясе эшли башлады.
Хәзер халык тотрыклы тавыш сигналы һәм 107 Мбит/с тизлектә интернетка керү мөмкинлеге белән тәэмин ителгән.
Мегафон урнаштырган база станциясе сигнал таралуның киң радиусын һәм мәгълүматларны тапшыруның югары тизлеген гарантияли.
Югары тизлекле мобиль интернет меңләгән кешенең көндәлек бурычларын башкарны сизелерлек гадиләштерә: белем бирү ресурсларына һәм Дәүләт хезмәтләренә керү, интернеттан ирекле файдалану һәм мессенджерларда аралашырга мөмкинлеген тәэмин итә.