«Мин — мәктәп укучысы» мультисервисында зур яңартулар!

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Кушымта тагын бер сервис белән тулыланды — «Мәктәп эко-патруле» республика конкурсы өчен әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозулар турында хәбәрләрне кабул итү сервисы. «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында цифрлы дәүләт идарәсе сервислары даими рәвештә камилләштерелә.

Хәзер өстәмә кушымталарны йөкләргә кирәкми - барысы да бер мультисервиста җыелган, бу сервисны тагын да уңайлы итә. Мондый өстәмә сервислар, электрон көндәлектән тыш, «Мин — мәктәп укучысы»нда инде уннан артык.

«Мәктәп эко-патруле» сервисы ярдәмендә укучылар табигатьне саклауга үз өлешләрен кертә һәм ел йомгаклары буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан кыйммәтле бүләкләр ала алачак.

Конкурста катнашу өчен сезгә «Мин — мәктәп укучысы» кушымтасы аша рөхсәтсез чүплекләрнең фотоларын яки видеоларын җибәрү дә җитә — моның өчен баллар алып, аларны җыеп, призларга алыштырып була.

Әлеге конкурс нәтиҗәсендә 2024 елда республикада чүплекләр урнашкан урыннар турында 3794 хәбәрнамә җибәрелгән. Ә 2014 елдан кушымта һәм битараф булмаган укучылар ярдәмендә барлыгы 50 меңнән артык чүплек бетерелгән!

Балаларыгыз белән бергә Татарстан Республикасының табигатьне саклаучылар хәрәкәтенә кушылыгыз.

Конкурс Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан ел саен сентябрьдән августка кадәр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International