ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2024 ел
җомга

Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында балалар бакчаларына кагылышлы күптән көтелгән яңа уңайлы сервис эшли башлады: ата-аналарның исәпләнгән һәм түләнгән түләүләре турында электрон белешмәгә заказ биреп була.


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

17 апрельдә бөтен дөньяда «Бөтендөнья гемофилия көне» билгеләп үтелә.

Бүген Казанның 16 нчы гимназиясендә «Цифрлы ликбез» белем бирү проекты кысаларында дәрес узды. Дәресне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Тимур Ашуралиев үткәрде.

«Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге» дәүләт унитар предприятиесе 2024 елда «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспортив турнирының мәгълүмати-коммуникацион һәм телекоммуникацион инфраструктурасының мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү системасы проекты өчен  «Уңайлы һәм якланган мәгълүмати мохит төзү өлкәсендә перспективалы һәм масштаблы региональ проект» номинациясендә «Куркынычсыз мәгълүмати мохит» милли премиясенә яулады. Бүләк бүген Сочида узган бүләкләү тантанасында Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Альберт Хәләповка тапшырылды.


12
апрель, 2024 ел
җомга

1961 елның 12 апрелендә СССРның очучы-космонавты Юрий Алексеевич Гагарин дөньяда беренче тапкыр космоска пилотлы очу башкарган. 


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

9 апрельдә «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казан телебашнясында Ураза бәйрәме башлану уңаеннан котлау сүзләре белән архитектура-сәнгать яктыртуының бәйрәм сценарие эшли башлаячак.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

«Мин – мәктәп укучысы» кушымтасында гадәттәгечә Татарстан Республикасының 5-11 сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча цифрлы конкурс башланды. Катнашучылар арасында  кыйммәтле призлар һәм смартфон уйнатыла. 

Чара ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узды.  ХКҮ-КМТЭТ, Иннополис университеты, НТИ белем бирү компетенцияләре үзәге,В.Г. Тимирясов ис. КИУ фестиваль кунакларына үзләренең белем бирү программаларын тәкъдим иттеләр, ИТ тармакта эшкә урнашу үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

«Россия – мөмкинлекләр иле» милли премиясе финалистларын сайлап алу тәмамланды. Экспертлар советы Россиянең 36 төбәгеннән килгән 33 000 гаризадан дәгъвачыларны сайлап алды. Финалга Татарстан Республикасының өч кешесе чыкты. Алар халык тавыш бирүендә катнашачаклар, бу һәр финалистның рейтингына тәэсир итәчәк.


29
март, 2024 ел
җомга

 «Дәүләт ачкычы» (Госключ) - Россия Цифрлы үсеш министрлыгының юридик яктан әһәмиятле документларга электрон рәвештә кул кую өчен кушымтасы. Ул сертификатны бушлай алырга һәм көчәйтелгән квалификацияле яки квалификациясез имза (УКЭП яки УНЭП) төзергә мөмкинлек бирә. Кушымтада документларны имзаларга, Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Дәүләт ачкычы» белән интеграцияләнгән коммерция мәйданчыкларында килешүләр төзергә һәм башка юридик яктан әһәмиятле гамәлләр башкарырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International