«Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Эспортка ярдәм үзәге 27 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә әлеге темага вебинар үткәрәчәк.
Россия Почтасы белән экспорт логистикасының аспектлары һәм мөмкинлекләре, илтеп җиткерү географиясе, чит илгә җибәрү өчен төп почта хезмәтләре, өстәмә сервислар, шулай ук халыкара маркетплейсларга чыгу каралачак.
Экспортка ярдәм үзәге республиканың экспортка юнәлтелгән предприятиеләренә ярдәм итүнең чит илләргә продукция әзерләүгә һәм җибәрүгә юнәлдерелгән региональ һәм федераль чаралары турында сөйләячәк.
Чарага теркәлү түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://forms.gle/u3eDu5HUDpkjt52W9.