ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның беренче алты аенда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша социаль ярдәм чараларын алу өчен 138 017 гариза бирелгән.

20-нче июльдә Саклык банкының инновацион проектына - 21-нче атналык түләүсез сайлап алу башлана. Бүгенге көндә яңа буынны программалаштыру мәктәбе илнең ике шәһәрендә – Мәскәүдә һәм Казанда эшли. Сайлап алу өчен гаризаны сайтта калдырырга мөмкин - https://21-school.ru/.


12
июль, 2020 ел
якшәмбе

12 нче июльдә, без үзенчәлекле көн – Россия почтасы көнен - почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәбез.


10
июль, 2020 ел
җомга

Бүген "Росэнерго" концернының икътисад һәм финанслар буенча директоры Сергей Мигалин белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлв нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин очрашты.

 

Агымдагы елның беренче алты аенда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша республикада яшәүчеләр 139 млн электрон хезмәт һәм сервис рәсмиләштергән. Бу сан 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 млн.га күбрәк. Гомумән алганда, ел башыннан 13,8 млрд. сумлык түләү операцияләре үткәрелгән.

Телеҗиһазлар урнаштыру яки ремонтлау өчен осталарны халык РТРС махсус картографик сервисы аша таба ала. Хәзер картада илнең 10 төбәгендә 57 сервис хезмәте билгеләнгән.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга республикада тормышка ашырыла торган өстенлекле санлы проектлар турында сөйләде.

Бүген Россия премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанда киңәшмә кысаларында ИТ-компанияләр өчен яңартылган салым режимын кертү турында игълан итте.

 


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Күкрәк читлеге патологияләрен тану өчен ясалма интеллект технологиясен компьютер томографиясе формалары буенча республиканың тагын ике медицина учреждениесенә кертәчәкләр. Яңа эшләнмә 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә һәм Республика онкология диспансерында барлыкка киләчәк.

Россия почтасы компаниянең корпоратив клиентлары посылкалары кабул итү пунктлары булган шәһәрләр санын 4 тапкырга арттырды. Хәзер «Онлайн курьеры» хезмәтеннән Россиянең 205 шәһәрендә – Электрон коммерция базарында иң активлары файдалана ала. Элек сервисны 50 шәһәрдә генә карарга була иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International