Татарстанның 4000 укучысы «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасын йөкләтеп алды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә «Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрде. Берничә көн эчендә республиканың 4000ләп укучысы яңа цифрлы ярдәмчедән актив файдалана.

"Мин - мәктәп укучысы" суперсервисы - ул балаларның уку-укыту һәм укудан тыш эшчәнлекләрендә шәхси санлы ярдәмчесе. Сервис Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча оештырылган. Аның ярдәмендә балалар электрон көндәлектән (edu.tatar.ru) файдалана, өлгереш динамикасын күрә, шулай ук нинди фәннәргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында киңәшләр ала алалар. Сервис укучыларга өй эшләрен дөрес итеп планлаштырырга ярдәм итә, шулай ук аларга укытучының шәрехләрен күрсәтә һәм дәрес темасы турында хәбәр итә.

Беренче көннәрдә зур кызыксыну, уңай фикерләр һәм бәяләүләр аркасында «Мин-мәктәп укучысы» цифрлы сервисы App Store һәм Google Play топ-50 чартына керде. Бүгенге көндә мәктәп укучылары өчен мобиль кушымтаны 4000гә якын кулланучы күчереп алган.

Исегезгә төшерәбез, кушымтаның сынау версиясе республиканың 7 районында 500 мәктәп укучысы арасында 1 сентябрьдә эшли башлады. Тестлаштыруда Татарстанның 10 мәктәбеннән 5-10 сыйныф укучылары катнашты.

Суперсервисның булачак версияләрендә укучыларга уен формасында үз мәнфәгатьләре турында аңлау булдырырга һәм мәктәп тормышында уңышларга ирешү өчен мотивация алырга ярдәм итәчәк функционал барлыкка киләчәк. Сервис мәктәп стеналарында да, Татарстан Республикасында да барган вакыйгалар турында файдалы һәм мөһим хәбәрнамәләрне җиткерү өчен турыдан-туры канал булачак.

"Мин-мәктәп укучысы" суперсервисы функционалы турында тулырак мәгълүмат һәм йөкләп алу өчен сылтама сайтында урнаштырылган: http://ya-shkolnik.tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International