Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр

2020 елның 2 октябре, җомга

9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр "Татарстан — Яңа гасыр" аналог телевизион каналы һәм эфир телевидениесе һәм 1 һәм 2 мультиплекс цифрлы каналларының трансляцияләре туктатылачак. Хәбәр тексты: "Игътибар! Татарстан Республикасының хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә."

10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казанда һәм барлык муниципаль районнарда сиреналарны эшләтеп җибәрү белән С-40 электр насирларын тикшерү үткәреләчәк.

Моннан тыш, 9.30 дан 10.30 га кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте аша хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда эшләтеп җибәрү оештырылачак,ә 10.30 дан 11.30 га кадәр - хәбәр итү системасы булган һәм куркынычлылык 1-2 класслы куркыныч җитештерү объектларына кертелгән предприятиеләрнең ДДС аша.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе тынычлык сакларга һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңларга чакыра, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International