Яр Чаллының «Кванториум» балалар технопаркында ИТ-технологияләр буенча «IT-SEARCH 2020» беренче региональ дистанцион ярышлар узды. Чарада Татарстан Республикасыннан 12-15 яшьлек 100 дән артык мәктәп укучысы катнашты.
«IT-SEARCH 2020» ИТ-технологияләр буенча беренче региональ дистанцион ярышлар 30 сентябрьдә Яр Чаллының «Кванториум» технопаркында узды.
Ярышларны үткәрүнең төп максаты - цифрлы пространствода мәгълүмат белән эшләү һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем алу сәләтен күрсәтүче укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Ярышларда Татарстан Республикасыннан 12-15 яшьлек 100дән артык мәктәп укучысы катнашты.
Катнашучыларга ике сәгать дәвамында Интернет челтәрендә куелган сорауга җавап табарга кирәк иде. Һәр биремдә берничә сорау бар иде. Дөрес җавап өчен катнашучы билгеле бер балл алды.
Ярышлар сораулары төрле мәгълүмат алуга юнәлтелгән иде: мәгълүмати технологияләр, информатика тарихында танылган шәхесләр, компьютер һәм IT дөньясы белән бәйле төрле компанияләр.
Ярышларның төп бурычларының берсе төрле эзләү системаларында мәгълүмат эзләү һәм анализлау күнекмәләрен үстерү иде, чөнки запрос никадәр аңлаешлы һәм төгәлрәк булган саен, тизрәк нәтиҗә табылачак.
Ярышларда җиңүчеләр булдылар:
- Шакурова Рената, 40 нчы мәктәп, Яр Чаллы шәһәре - 3 урын
- Хәйруллин Марат, Яр Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар технопаркы - 2 урын
- Цветков Александр, Зәй шәһәре Балалар иҗат йорты - 2 урын
- Фомин Александр, техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге, Түбән Кама шәһәре - 1 урын