Бирелгән электрон култамгалар турында мәгълүмат дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында урнаштырылган

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталының веб-версиясен кулланучылар квалификацияле электрон култамгалар турында мәгълүмат белән таныша алалар.

Үз исеменә бирелгән электрон култамгалар турындагы мәгълүматны порталның "Көйләүләр һәм куркынычсызлык" бүлегендә карарга мөмкин, анда ачылучы менюдан «электрон имза»ны сайларга кирәк. Бу бүлектә таныклаучы үзәк, аның серияле номеры һәм гамәлдә булу вакыты турында мәгълүматлар бар, диелә хәбәрдә.

"Якын арада цифрлы имза салынган база операцияләре буенча хәбәрнамәләр җибәрү планлаштырыла, алар гражданнарга үз электрон имзаларын күбрәк контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк", — дип сөйләде Россия цифрлаштыру министры урынбасары Дмитрий Огуряев.

Квалификацияле электрон култамга биргәндә "электрон имза турында" № 63 федераль закон таләпләренә ярашлы рәвештә, таныклаучы үзәк бирелгән имза турында белешмәләрне Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасына (ЕСИА) җибәрергә тиеш.

"Үз ягыннан Россия Цифрлы үсеш министрлыгы күптән түгел генә таныклаучы үзәкләргә ЕСИГА электрон имза турындагы мәгълүматларны тапшыру бурычы турында искә төшерде. Әлеге активлыкка мониторинг кертү планлаштырыла", — дип билгеләп үтте Дмитрий Огуряев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International