21-24 сентябрьдә Казан Kazan Digital Week-2020 халыкара форумын кабул итәчәк. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин киң колачлы виртуаль форумның ничек узуы турында сөйләде.
Республиканың радиотелевизион станцияләрендә сентябрь аенда аналог телеканалларын («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулар тапшыруларын туктатып тору көтелә. Сезнең уңайлы булсын өчен, телерадиосигналларны өзү графигын тәкъдим итәбез.
Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы стратегиясе концепциясе турында фикер алышуга багышланган стратегик сессия узды. Анда 40 CDTO (Chief Digital Transformation Officer), республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары катнашты.
Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбендә белем алучы беренче курс студентларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыруда катнашты.
Сентябрьдә Татарстанда KAZAN DIGITAL WEEK форумы узачак. Аның кысаларында халык өчен сервислар, шул исәптән туристлар өчен VR-проектлар һәм мәктәп укучылары өчен платформа булдыруга багышланган финал хакатоны узачак.
«Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге 2019 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәте чараларын һәм проектларын тормышка ашыручы Россиянең иң яхшы 100 урта һөнәри белем бирү оешмасы исемлеген игълан итте.
14 сентябрьдә Түбән Новгородта «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы тәмамланды. Ярымфиналда 142 команда катнашты. 48 сәгать эчендә бөтен илдән IT-белгечләр 76 санлы продукт эшләгәннәр. Татарстан Республикасыннан 29 җыелма команда катнашты, шуларның 10сы шорт-листка үтте, 5се – җиңүче 27 команда арасында. Иң яхшы проектлар авторлары 3 миллион сумга якын акча бүлделәр һәм үз карарын тормышка ашыру мөмкинлеге алдылар.
«Уку.онлайн» күргәзмәсе ачылды, ул цифрлы компетенцияләр буенча квалификация күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү өчен билгеләнгән. Хәзер анда «Санлы грамоталылык нигезләре» һәм «Персональ мәгълүматларны эшкәртү» дигән ике курс узарга мөмкин. Тиздән "цифрлы трансформация нигезләре" дигән яңа программа ачылачак.
Узган ял көннәрендә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында бизнес-инкубаторга 45 сайлап алу узды. Көндезге этапка 34 проект килеп җитте, алар ике көн дәвамында үз эшләнмәләрен һәм карарларын экспертларга тәкъдим иттеләр.
Заявка бирү компаниясе 14-23 сентябрь көннәрендә дәвам итәчәк. Конкурсның республика этабында җиңүчеләр Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен номинацияләнә.