Россия почтасы салынган түләүләрне банк карталары ярдәмендә генә кабул итә башлады

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Татарстанлылар интернет-кибетләрдән заказлар өчен банк картасы белән салынган түләүне түли ала. Почта бүлекчәләрендә акчасыз түләүләрне кабул итү өчен 55 меңнән артык pos-терминал урнаштырылган.

Элек почта элемтәсе хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре почта күчермәләрен (һәм алар белән бергә салынган түләүләрне) бары тик кулдагы исәп-хисап өчен генә кабул итүне күздә тоткан иде. 2020 елның ноябрь ахырында кертелгән үзгәрешләр салынган түләүләргә салым буенча чикләүләрне төшерәләр.

Салынган түләү - Россия почтасы бүлекчәләрендә аны алганда күрсәтелгән товарга түләүнең уңайлы ысулы. Әйтик, сатып алучы беренче тапкыр интернет-кибеттә заказ рәсмиләштерсә һәм сатучының аны, чыннан да, җибәрәчәгенә ышанасы килә, ә посылка уңышлы гына почта бүлекчәсенә килә. Клиент посылка тапшырыр алдыннан заказ түли. 

"Бездә электрон сәүдә компанияләреннән салынган түләүләрнең акчасыз түләвенә сорау зур иде. Бу мәсьәлә, ниһаять, хәл ителде, һәм хәзер без клиентларга уңайлы заманча сервис тәкъдим итә алабыз, – дип билгеләп үтә «Россия Почтасы» АҖ генераль директорының электрон коммерция буенча урынбасары Алексей Скатин. – Без бу салынган түләү хезмәтенең популярлыгын арттырыр һәм тулаем электрон сәүдә базарын үстерер дип өметләнәбез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International