32 CDTO Татарстан Сберуниверситетында цифрлы трансформация укытуга кереште

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Мәскәүдә Сберуниверситет мәйданчыгында республика министрлыклары һәм ведомстволарының «Цифрлы трансформация» программасы буенча CDTO (Chief Digital Transformation Officer) укулары башланды. Программаның максаты - Татарстанда цифрлаштыруны гамәлгә ашыру өчен кирәкле компетенцияләрне үстерү.

Укуны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Сбербанк башлыгы Герман Греф һ.б. катнашты.

Уку төркемендә - 32 катнашучы. Программа кысаларында аларны 4 көндезге һәм 3 дистанцион укыту модуле көтә. Катнашучыларга индивидуаль һәм төркем проектларын якларга туры киләчәк соңгы модуль 2021 елның җәендә узачак.

«Бу программаның бурычы һәм безнең уртак бурыч – заманча үсеш шартларында эшләячәк кадрлар әзерләү. Һәм без сезгә әлеге курстан максималь файда алуыгызны, яңа цифрлы күнекмәләр һәм белемнәр үзләштерүегезне телибез. Түземсезлек белән сезнең финал проектларын көтәм. Барыгызга да яхшы эш телим», - дип сәламләде программада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

"Бүген Татарстанның цифрлы командасы - көчле белгечләр эшли торган халыкара дәрәҗәдәге команда. Һәм хәзер без монда республика Президенты ярдәме белән барган сыйфатлы, глобаль үзгәрешләрне күрәбез. Минемчә, Татарстанның алдынгы мәгълүмати технологияләр ягыннан 1 нче номерлы субъект булу мөмкинлеге бар. Сез булдыра торган цифрлы платформалар сезгә көндәш субъектлардан җитди аерма тәэмин итә ала", - дип ассызыклады Герман Греф.

Укуларда дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, agile-Сбер коучилары, ВШЭ, Сколтех, МФТИ укытучылары, технологик компанияләр җитәкчеләре һ. б. спикерлар булачак.

Программаны уңышлы үзләштерү нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар һөнәри әзерлек турында диплом алачак.

Чара ахырында Татарстан Хөкүмәте һәм Сбербанк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International