Татарстанда Яңа елга кадәр исәп-хисап башланды

2020 елның 11 декабре, җомга

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм республика дәүләт хакимияте органнарының барлык сайтларында Яңа ел җиткәнче калган көннәрне, сәгатьләрне, минутларны һәм секундларны санаучы баннер урнаштырылган.

Шул ук вакытта баннерда сурәтләнгән медицина битлегендә Кар бабай республика халкына бәйрәм көннәрендә дә профилактик чараларны үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә.

Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларның барысы да республика җитәкчелегеннән махсус яңа ел котлаулары алачак. Хәбәрнамәләр Порталдагы шәхси кабинетка да, «ТР Хезмәтләре» кушымтасына да киләчәк.

Баннерлар барлыгы 116 республика сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International