Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә «гильотин регуляторы» механизмын гамәлгә ашыручы яңа мәгълүмат системасын — дәүләт контроле кысаларында бизнеска куела торган мәҗбүри таләпләр реестрын булдыру буенча эшнең беренче этабы тәмамланды. Система нормалар иҗат итү процессының үтә күренмәлелеген һәм контрольдә тотылуын тәэмин итә һәм эшче төркемнәр эшчәнлеген автоматлаштыра.
Элемтәчеләр Идел буенда Мегафонның 17-24 яшьлек абонентлары тәртибен анализлады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан студентлары мобиль интернет-активлык рейтингының җиденче баскычын алды, ай саен уртача 26 ГБ йөкләнде. Мондый күләмдә трафик электрон почта аша 1,7 меңнән артык курс эшләрен җибәрү өчен җитә.
Россия цифрлы үсеш министрлыгы Социаль әһәмияткә ия объектларны 2020 елда интернетка тоташтыруга йомгак ясады.
Коммерцияле булмаган оешмалар табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыру чыгымнарын каплаучы субсидияләр алуга конкурста катнаша алалар. Гаризаны 22 гыйнвардан 4 февральгә кадәр калдырырга мөмкин. Документлар Казан шәһәре, Кремль ур., 8 адресы буенча кабул ителә.
Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис – коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә язылу эшли башлады.
Яр Чаллы шәһәренең югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркы 2021 елда беренче мәртәбә Бизнес-инкубаторга сайлап алу кампаниясе башлануы турында игълан итте. Бу елдан резидентлар өчен күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге киңәйтелде. Теркәүне 7 февральгә кадәр түбәндәге сайтта узарга мөмкин: itparkrt.ru.
23 гыйнварда халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында быел беренче ачык ишекләр көне узачак. Чара Бари Галиев ур., 3А адресы буенча 15:00 сәгатьтә башлана.
Россия Почтасы сайтында шәхси кабинетта башкарма производство кузгату турында карарлар, суд хәбәрнамәләре, төрле дәүләт структуралары һәм юридик затларга электрон заказ хатларын кулланучы оешмалар исемлеге регионга бәйле.
Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты тиз йөрешле Интернетка тоташачак. Бу-техникумнар һәм колледжлар, ФАПлар һәм янгын сүндерү частьләре, авыл җирлекләре администрацияләре һ.б. әлеге максатларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан республикага өстәмә рәвештә 1 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Тулаем алганда, кертемнәр 2 млрд сумнан артып китәчәк.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында архитектура советының чираттагы утырышын үткәрде. Советта катнашучылар төзелеш өлкәсендә цифрлы чишелешләрне үстерү турында фикер алыштылар.