Республика халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар. Моның өчен татарстанлылар үз фатирларының һәм йортларының тәрәзәләрен Җиңү символлары: Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар һәм ветераннар адресына рәхмәт сүзләре белән бизи ала.
Бизәлгән тәрәзәләрнең фоторәсемнәрен социаль челтәрләрдә #ОкнаПобеды, #Окна_Победы хештеглары белән урнаштырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, акция беренче тапкыр 2020 елда узды, ул чакта коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында Җиңү көненә багышланган акцияләр үткәрү форматын үзгәртергә кирәк булды.