Россия Почтасы һәм КФҮ май бәйрәмнәрендә эш режимын үзгәртә

2021 елның 30 апреле, җомга

Киләсе бәйрәм көннәре – 1 Май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме), 9 Май (Җиңү көне), 13 май (Ураза бәйрәме) уңаеннан, республикада күп функцияле үзәкләр һәм Россия Почтасы бүлекчәләре үзгәргән график буенча эшләячәк.

Әйтик, 1 һәм 9 май республиканың барлык почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак, ә 30 апрель һәм 8 май алар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак.

2 майда почта бүлекчәләре гадәти график буенча эшләячәк.

3 майда Россия Почтасы бүлекләре клиентларны шимбә графигы нигезендә, ә 10 майда – якшәмбе эш режимы буенча кабул итәчәк.

4 майдан 7 майга кадәр бүлекләр гадәти режимда эшләячәк.

Пенсияләрне һәм пособиеләрне, почта җибәрүләрен һәм вакытлы басмаларны өзлексез һәм вакытында китерү өчен кайбер авыл почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Пенсияләр һәм пособиеләр бәйрәм көннәрендә РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килештерелгән расписание буенча биреләчәк.

Шулай ук "Минем документлар" офисларының эш графигы да үзгәрә.

1, 2, 3, 8, 9, 10, 13 май - ял көннәре. 30 апрельдә эш көне 1 сәгатькә кыскартылды.

Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабугада филиаллары, шулай ук Тукай районында 7:00 дән 16:00 гә кадәр эшләячәк

Район филиалларында эш көне 8.00 дән 16.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

4, 5, 6, 7 майда республикада күп функцияле үзәкләр 9:00 дән 17:00 гә кадәр эшли.

КФҮ хезмәткәрләрен укытуның гамәлдәге графигы нигезендә, 4 майда «Советский» офисы (Җиңү Проспекты, 214), 5 майда – «Яңа Савин» офисы (Ямашев ур., 82) методик көн үткәрелү сәбәпле килүчеләрне кабул итмәячәк.

Игътибар итәбез, 4 майдан 7 майга кадәр документларны рәсмиләштерүче оешмаларның эшчәнлеген алып бармаячагы яки кизү тору режимында эшләячәге, бу көннәрдә КФҮтә кабул ителгән кайбер документларның әзерлек вакыты ял көннәре хисабына артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International