"DIGITAL SUPERHERO – 2021" онлайн-хакатон марафонының 6 темасы билгеләнде

2021 елның 30 апреле, җомга

«DIGITAL SUPERHERO» онлайн-хакатоннар марафоны – Россия ИТ-белгечләре өчен ел саен уздырыла торган проект, аның максаты – бизнес-сегментта һәм дәүләт секторында цифрлы эшләнмәләрне үстерү һәм сынау өчен мохит булдыру.

Онлайн-хакатоннар марафоны 2021 елның маеннан сентябрьгә кадәр «KAZAN DIGITAL WEEK» Халыкара Форумы эгидасы астында һәм Татарстан Хөкүмәте, республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Ак Барс» Банк ГАҖ, «Таттелеком» ГАҖ, перспективалы идарә итү карарлары үзәге һәм Innostage ГК ярдәме белән узачак.

Онлайн-хакатоннар марафоны операторы - «DIGITAL SUPERHERO» бизнес-акселераторы (Innostage ГКНА керә).

2021 елда «DIGITAL SUPERHERO» марафонының фаразланган темалары:

  • FinTech
  • Анализ Big data
  • Telecom
  • Мәгълүмати куркынычсызлык
  • Дәүләт учреждениеләре өчен сервислар
  • Сәнәгать предприятиеләре өчен сервислар

Исегезгә төшерәбез, DIGITAL SUPERHERO марафоны беренче тапкыр 2020 елда узды. Анда катнашу өчен 100 дән артык гариза бирелгән иде. Проектта Россиянең 70тән артык шәһәреннән 177 команда катнашты. Гомуми приз фонды 2 400 000 сум тәшкил итте.

Онлайн-хакатоннар турында барлык мәгълүмат проект сайтында урнаштырылган: https://dshkazan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International