ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан ГТХМ белгечләре 3 һәм 4 мартта хәбәр итүнең региональ, җирле һәм локаль системаларын, шулай ук республика халкына ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасын тикшерәчәкләр.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «21 нче мәктәп»тә булды, анда укучылар Сбербанк программалаштыру буенча әйдәп баручы мәктәпне тәмамлаучылар белән аралашты.

Безнең цифрлы команда республиканың актив халкын «Локоло» яңа цифрлы платформасының үсеше һәм функционалы турында сораштыруда катнашырга чакыра. Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин – http://opros.so/LwXn.  

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Саха (Якутия) Республикасының инновацияләр, Цифрлы үсеш һәм инфокоммуникацион технологияләр министры Анатолий Семенов белән очрашты.

Иннополис университеты киберкуркынычсызлык буенча InnoCTF турнирына теркәлү ачты. Анда Идел буе федераль округының югары һәм урта махсус уку йортларында укучы студентлар катнаша ала. Ярышлар 2 этапта узачак.

«Ростелеком» үткәрә торган «Цифрлы киләчәккә бергә» региональ журналистлар һәм блогерлар конкурсына 1 200 дән артык эш керде. Иң актив катнашучылар - Идел буе, Урал һәм Үзәк федераль округлардан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре. "Интернет-ММЧ" (500 дән артык публикация) һәм "ТВ һәм радио" (200 дән артык сюжет) номинацияләре, шулай ук "Ростелеком" (200 дән артык материал) игълан иткән "Санлы төбәк" махсус номинациясе аеруча популяр.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе Виктор Зубарев «Восход» фәнни-тикшеренү институтында яңа эшкә директор киңәшчесе вазыйфасына күчү сәбәпле, үз вазифасыннан китә. Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Азат Мөгинов билгеләнде.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Идел буе федераль округы буенча техник һәм экспорт контроле буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Хачинян белән эшлекле очрашу үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «VR – Татарстан виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын эшләү» юнәлеше буенча III Региональ хакатон узды.

Цифрлы трансформация программалары буенча кабул итүгә гаризалар кабул ителә башлады. Укуларны «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты нигезендә РАНХиГС ВШГУ цифрлы трансформация җитәкчеләрен әзерләү үзәге үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International