22 июньдә илебездә Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә.
Бу көнне, 80 ел элек, фашистлар Германиясе сугыш турында игълан итмичә генә, Советлар Союзының көнбатыш чикләрен бозып, безнең илгә басып керә
Совет халкының немец-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы башлана - иң авыр һәм канкойгыч сугыш, ул 26 миллионнан артык совет кешесенең гомерен өзә. 1,7 меңнән артык шәһәр һәм бистәләр, 70 меңнән артык СССР авыллары тулысынча яисә өлешчә җимерелә.
22 июнь - илебез тарихында иң кайгылы даталарның берсе.
Ел саен 21-22 июнь төнендә Россиядә «Хәтер шәме» акциясе үткәрелә - бөтен ил буйлап төнге тынлыкта Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабына.
Акциягә кушылып, 21 июнь көнне 22.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Казандагы телеманарада шәм утын символлаштыручы ал төстәге ут кабызылачак.