ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

«Лазер технологияләре» һәм «Нейроинтерфейслар проектлау» компетенцияләре буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты ярышлары нәтиҗәләре билгеле булды. Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында тәрбияләнүчеләр, Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе өлкәләре һәм Санкт-Петербургтан килгән көндәшләрен узып, чемпионат призерлары булдылар.


14
май, 2021 ел
җомга

Цифрлы министрлык командасы татарстанлыларның уңайлылыгы өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталын модернизацияләүне дәвам итә. Порталда республиканың Әлмәт районында яшәүчеләр өчен яңа хезмәтләр күрсәтелә башлады.

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын Ачык ишекләр көненә чакыра.

"Наше время – Безнең заман" IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурска 28 сентябрьгә кадәр Фестиваль сайтында теркәлергә мөмкин – http://bzzm.ru/node/100.

«АБД» ДК хезмәткәрләре «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган КЛИКлар программасында «Санлы икътисад өчен кадрлар» программасының катнашучылары булдылар.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Россия Цифрлаштыру министрлыгы интернет-инициативаларны үстерү фонды белән берлектә Россия технологик компанияләре өчен акселерация программасын башлап җибәрә. Катнашу өчен яңа коммуникацион интернет-технологияләр: тәкъдим итү, уен, видео-, аудиосервислар, мессенджерлар һәм башка продуктлар өлкәсендә карарлар эшләүчеләр чакырыла.

«Мәктәп 21» командасы май аенда берничә ачык лекция уздырачак. Беренче очрашу 14 майда 19:00 сәгатьтә югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында «Кайнау ноктасы — Казан» күмәк эше киңлегендә узачак.

«Россия лидерлары» конкурсының заявка кампаниясе – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проекты – 17 майга кадәр озайтылды. Конкурста катнашырга теләүчеләр өчен сайтта теркәлергә биш көн кала – https://лидерыроссии.рф/.

13 май - Ураза бәйрәме уңаеннан Россия Почтасы һәм күп функцияле үзәкләрнең Татарстан бүлекчәләре төзәтелгән график буенча эшләячәк.


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Бу елның сентябрендә Татарстан Республикасы икенче тапкыр масштаблы Kazan Digital Week халыкара форумын кабул итәчәк. Гадәттәгечә, форум эгидасы астында DIGITAL SUPERHERO онлайн-хакатон марафоны узачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, «Таттелеком» ҖАҖ җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хисамов һәм башкалар марафонда катнашучылар өчен нинди цифрлы кейслар әзерләүләре турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International