Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллинның Россия почтасы көне белән котлавы

2021 елның 11 июле, якшәмбе

11 майда Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин котлады.

Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре!

Бу көнне сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән котлыйм һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең хезмәтегез һәм үз-үзегезне аямыйча эшләвегез нәтиҗәсендә безнең республика почта тармагын үстерү темплары белән горурлана ала.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык 3 076 торак пунктында почта хезмәтләре күрсәтелә. «Татарстан Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенең барлыгы 1 210 почта бүлеге бар, аларның күпчелеге-851 элемтә объекты, авыл җирлегендә урнашкан. Почта элемтәсе өлкәсендә 9 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән, 3 500 почтальон.

Чынлыкта, почтальон булу - авыр хезмәт. Еш кына без почтальоннарның эш көннәрендә нинди зур эш башкарганын онытабыз. Хат ташучының көнгә уртача 10 км.га кадәр үтүен күз алдына да китерүе кыен. Еш кына хат ташучы - нәкъ менә шул кеше, алар белән яхшы яңалыклар белән уртаклашырга һәм чәй өстәле артында сөйләшеп була.

Хәзерге дөньяда цифрлы технологияләрнең роле һәм әһәмияте арту белән почта шулай ук инновацион трендлардан калышмый. Халыкка почта хезмәтләрен уңайлы онлайн-форматта алырга мөмкинлек бирүче кушымталар һәм сервислар булдырыла.

Мин тагын бер кат почта элемтәсе хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрик итәм һәм аларның һәр эш көне бары тик уңай моментлар белән тулы булуын телим!

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International