Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында 11 июльдә Россия почтасы көненә багышланган тантаналы чара узды. «Татарстан Почтасы»ның 26 хезмәткәре мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Почта тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар:
«Бүген „Татарстан почтасы " - яңа технологияле компания, заманча логистик комплекс, моннан тыш, интернет-сәүдә күләме дә арта. Болар барысы да сезнең кулларыгыз белән эшләнә. Сезнең көндәлек хезмәтегез шатлык һәм бәхетнең бер өлешен ерактан алып килә", - дип билгеләп үтте үзенең котлау чыгышында Айрат Хәйруллин.
Бүген почта хезмәтләре Татарстан Республикасының барлык 3 076 торак пунктында да ачык. "Татарстан Почтасы"ның барлыгы 210 почта бүлеге бар, аларның күпчелеге - 851 элемтә объекты, авыл җирлегендә урнашкан. Почта элемтәсе өлкәсендә 9 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән, 3 500 почтальон.
Шулай ук чара кысаларында кунаклар почта тармагының алдынгы хезмәткәрләренә хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларына лаек булды:
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының Мактау грамотасы «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенең мәгълүмати технологияләр департаментыннан файдаланучыларга техник ярдәм күрсәтү төркеме җитәкчесе Дамир Насыйбуллинга тапшырылды.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды:
"Татмедиа" АҖ генераль директорының Рәхмәт хатларын алдылар:
Ниһаять, «Татарстан почтасы» ФПС Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: