ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев "ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе" ДАССОның балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген тантаналы ачтылар.

420125 нче почта элемтәсе бүлеге 30 меңгә якын кешегә, 15 йортка, Самосырово бистәсенә (1 300 коттедж), шулай ук 8 балалар бакчасы, бер мәктәп һәм бер медицина үзәгенә хезмәт күрсәтәчәк. Яңа бүлек «Весна» ТК, Азат Габбасов ур., 10 адресы буенча урнашкан.

25 июньдә цифрлы лидерлык үзәге мәйданында (Мәскәү шәһәре) InfoSpace инновацион технологияләренең XII Форумы узачак, анда бөтен дөньядан уннарча эксперт һәм ИТ-белгечләр катнашачак.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

50+ яшьтәге кешеләрне «Интернетка рәхмәт – 2021» Бөтенроссия конкурсының яңа сезонында катнашырга һәм компьютер грамоталылыгын өйрәнүдәге уңышлары белән уртаклашырга чакыралар. Материалларны кабул итү 15 октябрьгә кадәр конкурс сайтында дәвам итәчәк.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында су транспортында пассажирлар йөртүгә лицензия рәсмиләштерергә мөмкин. Яңа хезмәт турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "IT-cube" балалар ИТ-иҗаты үзәгенә укырга җыелган. Дәресләр инде сентябрь аенда ук башланачак. Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "IT-cube" балалар ИТ-иҗаты үзәгенә укырга җыелган. Дәресләр инде сентябрь аенда ук башланачак.

7-11 июньдә Татарстанда Якутия көннәре узды. Алар Саха Республикасының инвестицион, инновацион һәм туристик потенциалын тәкъдир итүгә һәм эшлекле һәм фәнни элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде. ИТ-парк өчен бу атна зур хезмәттәшлек башлангычы булды: берничә килешү төзелде.


13
июнь, 2021 ел
якшәмбе

14 июньдә бөтен дөньяда Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. "Татарстан Республикасы РТРС" РТРС филиалы 14 июнь кичендә 20.00 дән 22.00 гә кадәр Казанда урнашкан телебашняда ал төстәге ут кабызачак.


11
июнь, 2021 ел
җомга

"Проект җитәкчесе" Бөтенроссия конкурсының өченче көне ахырына якынлашты. «Проект җитәкчесе — 2021» Бөтенроссия конкурсы Казан технопаркында 9-11 июньдә узды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында «Минем тавышым» исемле сайлаучылар форумы узды. Очрашуның темасы: «Сайлаулар - 2021: сайлаучының уңайлылыгы өчен курс». Форум ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Онлайн-каналында трансляцияләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International