Бүген Казан элемтә һәм мәгълүмати технологияләр техникумы студентлары Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән тормышыбызны һәм дәүләт идарәсен ничек үзгәртүе турында фикер алыштылар.
Чара кыска сессия белән лекция форматында узды.
2020 ел цифрлы Инновацияләрнең экспоненциаль үсешенә башлангыч булды, дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин. РАНХиГС Дәүләт идарәсе югары мәктәбе базасында оешкан санлы трансформация җитәкчеләре һәм командаларын әзерләү үзәге тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, коронавирус пандемиясе корпоратив һәм дәүләт секторын цифрлаштыру процессларының катализаторы булып тора.
Мәсәлән, бизнес вәкилләренең 57% ы COVID-19 пандемиясе компанияләр эчендә цифрлаштыруны тизләтүгә, 38% ы – идарә итү культурасын һәм корпоратив мәдәниятне үзгәртүгә , ә 29% ы нәтиҗәсез процессларны, бүлекләрне һәм регламентларны бетерүгә яки үзгәртүгә ярдәм итте, дип билгеләп үтә.
Министр студентларга дөньяны ничек тиз технологияләр алыштыруын күрсәтә торган берничә сан китерде.
Яңа буын "цифрлы эз"не үз артыннан калдыра, бу мәгълүматларның сизелерлек артуына китерә. Цифрлы платформалар төрле якларга онлайн режимында хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Дәүләт хезмәтләре электрон рәвешкә күчерелә, электрон сәүдә әйләнеше арта. Россиядә e-commerce өлеше 10,9% ка җитте. Әмма безгә әле үсәргә урын бар , чөнки Кытайда аның өлеше 29,9% тәшкил итә.
Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында бүген 307 электрон сервис һәм хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырылган. Республикада электрон дәүләт хезмәтләрен кулланудан еллык социаль-икътисади нәтиҗә 14,5 млрд. сум дип бәяләнә.
Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, бүген без барыбыз да роботлар һәм ясалма интеллект алгоритмнары ярышы дөньясында яшибез. Әгәр авиа сәнәгате соңгы 25 елда исәпләү техникасы сәнәгате кебек үк тиз үссә, хәзер Boeing 767 500 доллар тора һәм 20 минут эчендә җир шары өстеннән очып уза.