Айрат Хәйруллин: «Мәгариф - ил иминлеге төзелә торган иң ышанычлы нигез»

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы халыкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында тантаналы линейканы ачты.

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Федераль инновацион мәйданчык булып тора һәм Россиядә урта һөнәри белем бирү өлкәсендә алдынгы позицияләрне били. Техникум 9 белгечлек буенча укый. Быел уку өчен анда 1500 дән артык гариза бирелгән, аерым белгечлекләр буенча конкурс бер урынга 5 кеше тәшкил иткән. Техникумга 425 студент керде, шул исәптән Россиянең 17 төбәгеннән һәм 4 якын чит илдән – Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Кыргызстан.

Берничә ел дәвамында техникум студентлары халыкара дәрәҗәдәге чемпионатларда актив катнашалар. Быел да алар "Яшь профессионаллар" милли чемпионаты финалында чираттагы тапкыр призлы урыннар алдылар.

Айрат Хәйруллин балаларны «Мәгълүмати кабельле челтәрләр», «Юниорларның Мәгълүмати кабель челтәрләре», «Мобиль робототехника» һәм «Мобиль робототехника Юиора» компетенцияләрендә беренче урын һәм «График дизайн», «Мобиль кушымталар эшләү», «Болытлы технологияләр», «Киберкуркынычсызлык» һәм «Видео җитештерү» компетенцияләрендә икенче урын белән котлады.

"Сез бик яхшы нәтиҗә һәм югары әзерлек күрсәттегез", — дип билгеләп үтте министр.

Бүген дәүләт гражданнар өчен уңайлы, сизелмичә һәм клинтоентирацияләнгән экосистемага әверелә. Россиядә зур санлы «төзелеш» бара. Югары класслы ИТ-белгечләр дефициты 1 млн кешегә бәяләнә.

«Мәгариф - ил иминлеге төзелә торган иң ышанычлы нигез. Цифрлы сервисларның алга таба үсеше мәгариф һәм фән белән тыгыз элемтәдә генә мөмкин. Сезнең белән бергә без яңа цифрлы киләчәк төзиячәкбез», - дип мөрәҗәгать итте ул техникум студентларына.

Министр студентларга яңа уку елында зур уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм сәламәтлек, чын дуслык һәм ачышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International