Kazan Digital Week халыкара форумы Казанда 21-24 сентябрьдә узачак

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Kazan Digital Week форумы - Цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм продуктларны уйлап табучыларга һәм кулланучыларга юнәлдерелгән вакыйга - Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә уза.

Быел KDW гибрид форматта – "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында онлайн-офлайн узачак.

Форумның төп темалары:

  • «Интеллектуаль транспорт системалары»;
  • «Ситуацион үзәкләр»;
  • «Цифрлы индустрия 4.0»;
  • «Финтех экосистемасы»;
  • «Киберкуркынычсызлык»;
  • «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»;
  • «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
  • «Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
  • «Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр».

Форум экспертлары булып федераль хакимият органнары, фәнни үзәкләр, югары уку йортлары җитәкчеләре , Россия Федерациясенең, БДБ һәм Евросоюз илләренең алдынгы ИТ-компанияләре җитәкчеләре чыгыш ясаячак.

Бүгенге көндә форумга 120дән артык онлайн-спикер һәм 300 дән артык спикер һәм эксперт теркәлгән, алар офлайн чыгыш ясаячак.

Форумга теркәлү дәвам итә.

Форум программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International