Айрат Хәйруллин «Яшь профессионаллар»чемпионатының милли финалы призерларын бүләкләде

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан элемтә һәм мәгълүмати технологияләр техникумы студентлары «Мәгълүмати кабель челтәрләре», «Юниорларның Мәгълүмати кабель челтәрләре», «Мобиль робототехника» һәм «Мобиль робототехника Юиора» компетенцияләрендә беренче урыннарны һәм «График дизайн», «Мобиль кушымталарны эшләү», «Болытлы технологияләр», «Киберкуркынычсызлык», «Видеопроизводство» һәм «Юниорлар Видеопроизводствосы» компетенцияләрендә икенче урыннарны яуладылар. Шулай ук «Компьютер уеннарын 3D модельләштерү» номинациясендә профессиональлек өчен медаль.

Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин техникум командасы чираттагы мәртәбә халыкара компетенцияләр үзәге һәм Россиядә урта һөнәри белем бирү өлкәсендә алдынгы позицияләрне алып торучы федераль инновацион мәйданчык статусын раслады, дип билгеләп үтте.

"Worldskills - ярышлар гына түгел. Бу белгечләрне әзерләүнең тулы бер системасы", - дип ассызыклады министр, уку йорты җитәкчелегенә республика командасын әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Яшь профессионаллар өчен бу ярышлар - менә дигән карьера старты һәм чын алга китеш. Тырыш хезмәт, үз эшеңә мәхәббәт - барлык егет-кызларны берләштерә, дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

Ул студентларга киләчәктә дә үз осталыкларын камилләштерергә һәм үстерергә һәм халыкара ярышларда призлы урыннар алырга теләде.

"Бу искиткеч тәҗрибә. Һәм мин ышанам ки, булачак эш бирүчеләр мондый белгечләр белән чиратка тезеләчәкләр. Сез бу дөньяны үз осталыгыгызның көче белән башкарасыз. Бөтен республика Сезнең белән горурлана!",- диде ул чыгышы ахырында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International