ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2021 ел
җомга

Киберпаркка Rovio компьютер уеннарын эшләүче фин компаниясе топ-менеджеры Петер Вестербака, шулай ук Angry Birds популяр уенын оештыручыларның берсе бара.

7 май дөнья фәне һәм техникасы тарихына радио туган көне буларак кереп калды. 1895 елда бу көнне Россия физигы Александр Степанович Попов Рус физика-химия җәмгыяте утырышында доклад белән чыгыш ясады һәм ул дөньяда беренче булган радиоалгыч – «Атмосфера электрында тиз тирбәнешләр күрсәтү өчен билгеләнгән прибор» эшен күрсәтте.

Республика халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар. Моның өчен татарстанлылар үз фатирларының һәм йортларының тәрәзәләрен Җиңү символлары: Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар һәм ветераннар адресына рәхмәт сүзләре белән бизи ала.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында ЕАЭС илләре Премьер-министрлары, шул исәптән Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар. Хөкүмәт башлыкларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәгенең яңа җитәкчесе итеп Динар Сәмигуллин билгеләнде. Бүген Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин аны ЦЦҮ коллективына тәкъдим итте.

«DIGITAL SUPERHERO» онлайн-хакатоннар марафоны – Россия ИТ-белгечләре өчен ел саен уздырыла торган проект, аның максаты – бизнес-сегментта һәм дәүләт секторында цифрлы эшләнмәләрне үстерү һәм сынау өчен мохит булдыру.

Киләсе бәйрәм көннәре – 1 Май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме), 9 Май (Җиңү көне), 13 май (Ураза бәйрәме) уңаеннан, республикада күп функцияле үзәкләр һәм Россия Почтасы бүлекчәләре үзгәргән график буенча эшләячәк.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «Астана» Халыкара финанс үзәге арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелды. Меморандумны цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин һәм «КФҮ администрациясе» АҖ идарәсе рәисе Урнур Рысмагамбетов имзаладылар.

2021 елның беренче кварталында Идел буе МегаФон абонентлары социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга 77 Пбайт интернет-трафика тоткан. Бу узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 4 тапкыр күбрәк. Самара өлкәсе, Башкортстан һәм Татарстан цифрлы аралашу режимында яшәүче иң актив төбәк дип танылдылар.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды. Беларусь Хөкүмәте башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International