Казанда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills DigitalSkills стандартлары буенча III тармак чемпионатын уздыру вакытында аэропорт белән Казан арасында өстәмә шәһәр яны поездлары эшли башлый.
Ярышлар «Казан Экспо» Халыкара ат спорты комплексында узачак. Өстәмә поездлар арадаш тукталышлардан башка түбәндәге расписание буенча йөриячәк:
6730 нчы номерлы Казан – Аэропорт 9:20 сәгатьтә китә, 9:40 сәгатьтә килә;
6732 нче Казан – Аэропорт 10:50 сәгатьтә китә, 11:10 сәгатьтә килә;
6733 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 13:16 сәгатьтә китә, 13:36 сәгатьтә килә;
6731 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 15:16 сәгатьтә кузгалып китә, 15:36 сәгатьтә килә.
Шулай ук Казан – Аэропорт – Казан маршрутында даими нигездә алты пар шәһәр яны поезды пассажирларны йөртә. Казан станциясеннән алар китә. 7:40, 9:40, 12:25, 14:45, 18:10, 19:46, Аэропорт - Казан 6:35, 8:50, 11:30, 13:45, 17:15, 18:54. Бу составлар барлык тукталышлар белән килә.
Чемпионат Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы кысаларында уза. Анда урта һәм югары белем алучы студентлар, шулай ук кече, урта һәм эре бизнес предприятиеләре хезмәткәрләре катнашачак.