Казан 2022 елда киберспорт буенча дөнья чемпионатын кабул итә ала

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Казан 2022 елда киберспорт буенча дөнья чемпионатын кабул итә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумының пленар сессиясендә хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Казанның чемпионатның заявка бирү кампаниясендә катнашуы турындагы карарны Россиянең цифрлы үсеш министры Мәкъсүт Шадаев белән килештергәннәр.

"Бүген киберспорт актив үсә. Яшьләр ягыннан зур кызыксынуны исәпкә алып, без 2022 елда Казанда киберспорт буенча дөнья чемпионаты үткәрергә планлаштырабыз. Бу чемпионатны лаеклы уздырырбыз дип өметләнәм", - диде республика башлыгы.

Россия киберспорт Федерациясе һәм "Казан Экспо" АКБО арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Kazan Digital Week халыкара форумы «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә 21-24 сентябрьдә уза. Чарада дөньяның 36 иленнән 10 мең кеше катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International