«Цифрлы дәрес» Бөтенроссия белем бирү проекты ел саен Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» АНО ярдәме белән Россиянең әйдәп баручы технологик компанияләре белән берлектә гамәлгә ашырыла. Бөтенроссия проекты «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
2023 елның 1 мартыннан РФ Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында" 2023 елның 17 гыйнварындагы 28 номерлы карары үз көченә керде, ул оешмалар, шул исәптән ИТ-компанияләр өчен иминият түләүләрен кичектерүне озайта.
Татарстан Республикасы фиджитал спорт (функциональ-цифрлы спорт) федерациясе Россиядә беренче булып гомумроссия һәм аккредитацияләнгән РФ төбәк спорт федерацияләре реестрына дүрт елга кертелгән. Бүген Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов дәүләт аккредитациясе турында боерыкны имзалады.
6 мартта ИТ-паркның матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Чаллыдагы ИТ-паркта "Кама" компаниясе белән эшлекле очрашу үткәрделәр . Компания вәкилләре кунакларга агымдагы эш һәм планнар турында сөйләделәр.
8 мартта «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казандагы телебашнясы Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау уңаеннан архитектура-сәнгать яктыртуын кабызачак. Бәйрәм яктырту сценарие 17:30дан 23:00 сәгатькә кадәр эшли.
"Татарстан Республикасы РТРС" филиалы телерадиотапшыруларның аз көчле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы рәвештә профилактикалау турында хәбәр итә.
2023 елгы Стартап-тур - Россия төбәкләрендә перспективалы инновацион проектларны үстерү буенча иң масштаблы чара. Ул 17 мартта Казандңа Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта узачак. Стартаплардан гаризаларны кабул итү 5 мартка кадәр озайтылды. Быел «Сколково» фондыннан Татарстан Республикасында Бөтенроссия роуд-шоуының төп темасы «CreativeTECH. Иҗади индустрияләр - технологик үсеш өчен этәргеч».
Мартның беренче якшәмбесендә Халыкара балалар телевидениесе һәм радиотапшырулары көне билгеләп үтелә.
27 февральдә һәм 1 мартта КАИ университеты базасында Inno stage компаниясе тарафыннан Вузара мәгълүмати куркынычсызлык мониторингы үзәге проекты кысаларында оештырылган кибер куркынычсызлык буенча лекцияләр узды. Бу - компаниянең кибер куркынычсызлык укыту-көрәш лабораторияләрендә катнашучыларны эшкә әзерләүгә юнәлдерелгән белем бирү программасы.