Kazan Digital Week-2023 кысаларында пилотсыз аппаратлар ярышлары узачак

2023 елның 11 июле, сишәмбе

1 июльдән командаларның Lada Racing пилотсыз мини-автомобильләр ярышларында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Катнашуга техник белгечлекләр студентлары һәм гамәлдәге инженерлар чакырыла. Ярышлар 3 дисциплина буенча 4-6 кешедән торган 10 команда арасында узачак. Приз фонды 1 млн.сум тәшкил итә. Шартлар турында тулырак биредә белергә мөмкин.

Элегрәк «Летай» компаниясе Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы кысаларында төбәктә һәм Россиядә ясалма интеллект белән эшләү буенча беренче ярышлар үткәрү турында игълан итте. «Летай» компаниясе командаларны алдан әзерләүне һәм аларны компьютер белән идарә ителә торган машиналар белән җиһазландыруны тулысынча үз өстенә ала.

Гаризаны рәсми сайтта 21 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week халыкара форумы 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Быел форум федераль статуска ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International