КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтында чыгарылыш кичәсе узды

2023 елның 7 июле, җомга

Югары уку йортының бакалавриат һәм магистратурасын тәмамлаучыларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Бүләкләү тантанасында «Югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк «ИТ-парк» ДАУен алга этәрү буенча директор урынбасары Ләлә Бикчәнтәева катнашты.

Институтны тәмамлаучы 217 кешенең 62се кызыл дипломга лаек булган.  

Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты (ИТИС) 2011 елда ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, КФУ һәм төбәкнең эре ИТ-компанияләре вәкилләренең уртак тырышлыгы белән нигезләнгән инновацион факультет.

2 курстан студентлар ИТ-компанияләрнең әйдәп баручы белгечләре җитәкчелегендә проект эше һәм гамәли дәресләр үткән, ИТ-бизнес һәм ИТИС тарафыннан булдырылган лабораторияләрдә тикшеренүләр алып баралар һәм эшләнмәләр булдыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International