Сбербанк башлыгы Герман Греф Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Бүген Казанга эш визиты кысаларында Сбербанк президенты һәм идарә рәисе Герман Греф Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булды. Сбербанк башлыгын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде,

Казан технопаркының югары технологияләр өлкәсендәге потенциалы турында Герман Грефка ИТ-парк директоры Руслан Власов, Балалар ИТ-паркы директоры Дамир Әхмәтҗанов, Киберарена җитәкчесе Валерия Васильева сөйләделәр.

Кунаклар киберарена, Балалар ИТ-паркы, "Цифрлы китапханә" коворкингы эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук ИТ-белгечләр өчен технологик хаб - Сбер Хабта булдылар. Исегезгә төшерәбез, хаб декабрь башында ачылды. Анда корпорациянең төп флагман продуктлары эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International