ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2024 ел
җомга

Бүген Казан ИТ-паркында цифрлы трансформация өчен җаваплы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары җитәкчеләре урынбасарлары һәм дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре урынбасарлары өчен семинар узды.


11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

"Ростелеком" Татарстанның Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәгенә кайнар линия эшләве өчен 8-800 кодлы номер биргән. Клиентлар өчен шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан шалтыратулар бушлай.

Татарстан 8-10 сентябрьдә кабат KAZAN DIGITAL WEEK–2024 халыкара форумы кысаларында III Бөтенроссия студентлар киберкөрәшенең финалын кабул итәчәк. Ярышларны Россиянең Innostage ИТ-компаниясе оештыра.


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Казанда Бәшир Рәмиев семендәге ИТ-паркта  Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән ачык очрашу-әңгәмә үткәрде. Очрашуда 400гә якын кеше катнашты.

Innostage ИТ-компаниясе, цифрлы куркынычсызлык өлкәсендә әйдәп баручы системалы интеграторларның берсе, үзенең ачык кибер сынаулар программасын яңа шартлар белән тулыландырды. Алар ярамый торган вакыйганы тормышка ашыру юлындагы арадаш гамәлләр өчен бүләкләүләргә кагыла.

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсене цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, 1993-2005 елларда министрлык белән җитәкчелек иткән Татарстан Республикасының беренче элемтә министры Ринат Җәләловны 75 яшьлек юбилее белән котлады.


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа җиһазлар LTE каплау зонасын һәм мобиль интернет тизлеген республика башкаласы чикләрендә урнашкан шәхси йортларда яшәүчеләр өчен 30% ка кадәр арттырды. Шәһәрнең Совет һәм Идел буе районнарында торак массивларында челтәрне яхшырту буенча эшне Мегафон башкарды.


5
июль, 2024 ел
җомга

Бүген Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин республика компанияләре вәкилләре белән берлектә чыгарылыш курс укучыларына дипломнар тапшырды.

РФ Салым Кодексының 58 маддәсенең 9 пункты нигезендә, салымнар һәм җыемнар турындагы законнарда тиешле салым декларациясен (хисабын) биргәнче салымнар, салымнар буенча аванс түләүләре, җыемнар, иминият кертемнәрен түләү (күчерү) каралган очракта яисә салым декларациясен (хисабын) бирү бурычы РФ СК тарафыннан билгеләнмәгән очракта (салым декларациясен (хисабын) бирү очракларыннан тыш) салым хәбәрнамәләре нигезендә), салым түләүчеләр, җыемнар түләүчеләр. Салым агентлары, иминият кертемнәрен түләүчеләр салым органына салымнарның исәпләнгән суммалары, салымнар буенча аванс түләүләре, җыемнар, иминият кертемнәре турында хәбәрнамә бирәләр.

Бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сездән законнарда билгеләнгән срокларда Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 2024 елның апреле буенча НДФЛ һәм иминият кертемнәре буенча салым белдерүләре бирүегезне сорый.

Россиялеләрне цифрлы грамоталылыкка өйрәтү дәвам итә. 2022 елдан 10 миллионнан артык кеше "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты максатлары нигезендә дәүләт хезмәтләре, социаль челтәрләр һәм реклама материаллары ярдәмендә киберкуркынычсызлык буенча проектлар белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International