Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы ИТ эшкуарлары белән очрашты

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Казанда Бәшир Рәмиев семендәге ИТ-паркта  Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән ачык очрашу-әңгәмә үткәрде. Очрашуда 400гә якын кеше катнашты.

Чараның максаты - хакимият һәм ИТ-берләшмә вәкилләре арасында ачык әңгәмә өчен даими мәйданчык булдыру, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру. Ачык әңгәмә форматында ИТ-компанияләр вәкилләре тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар: дәүләт ярдәме, актуаль технологияләр, республикада индустриянең үсеш планнары һәм киләчәге һәм башка күп төрле темалар каралды.

"Мондый очрашулар ИТ җәмәгатьчелеген булдыруга һәм ныгытуга ярдәм итә, тәҗрибә, белем һәм идеяләр белән уртаклашу өчен бөтен илдән белгечләрне берләштерә. Алар эшлекле элемтәләр урнаштырырга, хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен партнерлар табарга ярдәм итәләр. Бүген республикада бик көчле һәм актив ИТ-берләшмә бар – бу өч меңнән артык компания", - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International