Татарстан кабат Бөтенроссия студентлар киберкөрәшен кабул итә

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан 8-10 сентябрьдә кабат KAZAN DIGITAL WEEK–2024 халыкара форумы кысаларында III Бөтенроссия студентлар киберкөрәшенең финалын кабул итәчәк. Ярышларны Россиянең Innostage ИТ-компаниясе оештыра.

Бөтенроссия студентлар киберкөрәшендә Россия югары уку йортлары укучыларыннан торган һөҗүм итүчеләр (red team) һәм саклаучылар (blue team) командалары катнашачак. "Кызыл" командаларны сайлап алу Россия югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасыннан спорт хакинг (CTF) буенча ярышларда катнашу тәҗрибәсе булган гаризалардан башкарылачак. Киберкөрәштә этик хакерлар ролендә катнашу өчен гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.

Яклаучылар сыйфатында Студентлар SOC белем бирү проектын тәмамлаучылар чыгыш ясаячак. Проектның пилоты 2022 елда Татарстанның дүрт югары уку йорты базасында старт алды, һәм бүген «Студентлар МК-берлегенә» бөтен Россиядән ИТ/МК-профильле 10 университет керә.

KAZAN DIGITAL WEEK–2024 халыкара форумы кысаларында Киберкөрәшне үткәрү өчен Innostage киберполигоны базасында коммерция предприятиеләре һәм дәүләт оешмалары объектларын имитацияләүче виртуаль инфраструктура җәелдереләчәк. Ярышлар барышында кызыллар командалары виртуаль инфраструктурага законлы һөҗүм итәчәк, ә зәңгәрләр командалары аларның гамәлләрен күзәтәчәк һәм мәгълүмати куркынычсызлык вакыйгаларын тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International