"Ростелеком" Татарстанның Бердәм сәламәтлек саклау контакт-үзәгенә 8-800 номерын тоташтырды

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

"Ростелеком" Татарстанның Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәгенә кайнар линия эшләве өчен 8-800 кодлы номер биргән. Клиентлар өчен шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан шалтыратулар бушлай.

Хәзер республика халкы тәүлек әйләнәсе медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча 8-800-200-03-16 телефоны аша шалтырата ала.

Павел Гонцов, «Ростелеком» ГАҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры:

"Ростелеком" ның 8800 кодында номерлары күп. Без заказ бирүчегә аның барлык таләпләренә туры килгәнен сайладык. Безнең компания клиентка күп каналлы элемтә бирә, анда шалтыратулар автомат рәвештә ирекле операторга юнәлтелә, һәм пациентларга номерны берничә тапкыр җыярга туры килми, бу исә күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатын яхшырта".

Аида Коростелева, Татарстан Республикасы медицина мәгълүмат-аналитика үзәге директоры:

"Хәзер контакт-үзәк номерының соңгы саннарын истә калдыру җиңел: 03 — ашыгыч ярдәм, ә 16 — төбәк коды. Республика халкы табибка, вакцинациягә, диспансеризация үтүгә язылырга яки табибны өйгә чакырырга мөмкин. Яңа сервис тоташтырылганнан бирле безнең белгечләр 4,5 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртте. Көненә уртача 230 гариза килә, көндезге сменада — 170, төнге сменада — 30га якын".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International