Татарстан Республикасының беренче элемтә министры Ринат Җәләлов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсене цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, 1993-2005 елларда министрлык белән җитәкчелек иткән Татарстан Республикасының беренче элемтә министры Ринат Җәләловны 75 яшьлек юбилее белән котлады.

Җәләлов Ринат Гыйният улы ведомствоның беренче министры иде. Ул эшләгән чорда, республикада оптик кабель кулланып, ике мең чакрымга якын элемтә линиясе төзелде, Татарстанның барлык районнары шәһәрара автоматик телефон элемтәсе белән тәэмин ителде, зона элемтәсен цифрлаштыру тулысынча төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International