2014 елның 22 маендә старт алган “Спутник” эзләү платформасын 2 миллионнан артык кулланучы караган. Беренче көндә үк сервис белән 550 мең кеше кулланып караган.
Медицина оешмаларында кирәкле функционал кертү буенча вебинар 3 июнь көнне уздырылды. Вебинарны тыңлаучылар: систем администраторлар, программистлар. Алар “Татарстан Республикасы электрон сәламләтлек саклау” мәгълүмати системасына үз медицина оешмасы эшләү өчен җаваплы.
Иннополис территориясендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш киңәшмәсе уздырды. Ул төзелә торган объектларны карап чыкты, эш боерыкларын җиткереп, җәй сезонын төзелеш өчен максималь рәвештә кулланырга кушты.
Татарстан автомәктәпләрендә курсантларның практик дәресләрен электрон система контрольдә тотачак. Бу турыда борыкка Татарстан Республикасы И.Халиков кул куйган.
2014 елның апреленнән 100 меңнән артык кулланучылар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша счетчиклар күрсәткечләрен тапшырган. Чагыштыру өчен узган елның әлеге күрсәткеч 70 мең тәшкил итә иде.
Соңгы вакытта татарстанлылар утыртылган агачларны карау булмауга еш зарлана башлаган. Республика яшәүчеләр урамнарны яшелләндерү һәм тазарту чараларында автив катнаша, шулай ук яшелләндерү буенча эшләүче хетзәмәткәрләрнең эшләренә битараф түгел.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ГЛОНАСС/GPS борт навигацион җиһазлары белән 147 балалар спорт мәктәпләре транспорт чараларына җиһазландырды.
Кичә Рязань шәһәрендә Татарстан Россиякүләм «ПРОФ-IT» бәйгесе ачылышы узды. Чарада РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Щёголев та катнашты. Шулай ук Рязань өлкәсе губернаторы Олег Ковалёв, Мәгълүмат демократия Фонды Президенты Илья Массух һәм башкалар катнашты.