Иннополис территориясендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш киңәшмәсе уздырды. Ул төзелә торган объектларны карап чыкты, эш боерыкларын җиткереп, җәй сезонын төзелеш өчен максималь рәвештә кулланырга кушты.
Исегезгә төшерәбез, Иннополис төзелеше тулысында 2015 елга тәмамланырга тиеш.