147 транспорт чаралар «ГЛОНАСС+112» трекерлары белән тоташтырылды

2014 елның 30 мае, җомга

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәме белән, быел февраль аеннан Татарстанның 147 балалар спорт мәктәпләре автобусларына ГЛОНАСС/GPS борт навигация җиһазлары урнаштырылды. Бу ТР Министрлар Кабинетының 2013нче елның 31 декабрендә чыгарылган 1134нче номерлы боерыгында каралгандагыдан караганда 20%ка күбрәк.

Моңа кадәр шундый 122 автобус әлеге «ГЛОНАСС+112» системасына тоташтырылган иде инде. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары транспорт чараларына инфвентаризация үткәргәннән соң, алдан теркәлмәгән 64 автобус ачыкланган. Киләчәктә бу автобуслар да «ГЛОНАСС+112» системасына тоташтырылачак.

«ГЛОНАСС+112» системасы мәктәп автобусларын мониторингларга һәм контрольдә тоту мөмкинлеге бирә. Шуның ярдәмендә мәктәп автобуслары катнашында килеп чыккан һәлакәтләр саны 95%ка кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International