ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2014 ел
җомга
Бүген “Байтик” лагере территориясендә информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча җәйге компьютер лагерь сменасы ачылды.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында бүгеннән башлап “Генерирующая компания” тәкъдим иткән җылылык энергиясе өчен абонент түләүләрен башкарып була.
Яңа образецтагы медицина иминиятлеге полисын алгач, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында шәхси кабинетта мәгълүматлашны сакларга кирәк.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы контакт-үзәгенә мөрәҗәгатьләр ешаю сәбәбендә игътибарыгызны юнәлтәбез: 2014 июненнән күпчелек торак-коммуналь хезмәтләр идарә компанияләре “Казан шәһәре бердәм санау үзәге” ҖЧҖ күчте.

Мәскәүдә “Уңайлы интернет” дигән өлкән яшьтәге гражданнар, укытучылар һәм укучылар өчен мәгариф программалары оештыручылар арасында уздырылучы  федераль конкурсның җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Татарстан Республикасы вәкилләре бу бәйгедә  7 номинациядәге 23 җиңүче арасында 2 беренче урын һәм махсус приз оттылар. 

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Россиядә аналоги телевещание 2019 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда ”Россиянең телевизион һәм радио элемтәсе” оешмасының генераль директоры урынбасары Борис Теребиленко хәбәр итте.

Татарстанда «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Конкурсның “Иң актив мәктәп” номинациясендә бүгенге көндә Теләче районының Лесная бистәсе мәктәбе алда бара. 

Узган җомга көнне Яр Чаллы шәһәрендә республиканың медицина оешмаларына  “Татарстан Республикасында электрон сәламтәлек саклау” мәгълүмати системасын кертү буенча киңәшмә узды.


29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республика территориясендә күрсәтелә торган элемтә хезмәтләре сыйфаты турында киңәшмә узды. 

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм  элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә республиканың барлык театрлары һәм музейларына электрон рәвештә билетлар сату буенча бердәм система булдыру эшләрен башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International