Теләче районы мәктәбе "IT-чемпион" бәйгесенең "Иң актив мәктәп" номинациясендә лидерлыкта

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Татарстанда «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Конкурсның “Иң актив мәктәп” номинациясендә бүгенге көндә Теләче районының Лесная бистәсе мәктәбе алда бара. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районда "Иң актив мәктәп" билгеләнәчәк. Җиңү яулаган мәктәп интерактив җиһазлар комплекты белән бүләкләнәчәк. Шулай ук, республика күләмендә лидерлыкта булган 3 мәктәп мобиль класслар белән тәүмин ителәчәк.

“Иң актив укучы” номинациясендә исә 306 иң күп балл җыйган бала ноутбуклар алачак. Бәйгегә нәтиҗәләр 2014 елның 10 декабрендә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International