Министрлыкта Татарстандагы элемтә хезмәтләре сыйфаты буенча сораулар турында сөйләштеләр

2014 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстан Республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республика территориясендә күрсәтелә торган элемтә хезмәтләре сыйфаты турында киңәшмә узды. 2013 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда бу елны зарланулар 1,2 тапкыр кимегән. Кесә телефоны элемтәсе өчен зарланулар алдынгы урында. Мобиль интернетка зарланулар 3 тапкыр күбәйгән. Гражданнарны борчыган сораулар арасында авыл җирлекләрендә кесә телефоны элемтәсе һәм мобиль интернет булдыру сораулары.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы элемтә операторлары хезмәтләрен сыйфатын контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International