Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә республиканың барлык театрлары һәм музейларына электрон рәвештә билетлар сату буенча бердәм система булдыру эшләрен башлады.
Әлеге система барлык театрлар һәм музейлар кассаларына, шулай ук билетлар таратучыларга бердәм системада эшләргә мөмкинчелек бирәчәк. Системаның эшләү принцибы: электрон системада чарага буш урыннан он-лайн режимда күрсәтеләчәк.
Шулай ук бердәм системага Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы да кертеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә электрон рәвештә билетлар сату киләсе схема буенча башкарыла: театрлар электрон рәвештә сату өчен билетларны аерым бер күләмдә генә тапшыра.
Бердәм система 2014 елның ахырына кадәр тормышка ашырылачак. Аңа республиканың 10 тетары һәм 5 музее кертеләчәк.
Оешмалар кирәкле җиһаз белән тәэмин ителәчәк.